وَإِذْ قَالَتِ الْمَلَائِكَةُ يَا مَرْيَمُ إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَاكِ وَطَهَّرَكِ وَاصْطَفَاكِ عَلَىٰ نِسَاءِ الْعَالَمِينَ ( 42 )
Фәрештә әйтте: “Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды.
يَا مَرْيَمُ اقْنُتِي لِرَبِّكِ وَاسْجُدِي وَارْكَعِي مَعَ الرَّاكِعِينَ ( 43 )
“Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укыгыл!”
ذَٰلِكَ مِنْ أَنبَاءِ الْغَيْبِ نُوحِيهِ إِلَيْكَ ۚ وَمَا كُنتَ لَدَيْهِمْ إِذْ يُلْقُونَ أَقْلَامَهُمْ أَيُّهُمْ يَكْفُلُ مَرْيَمَ وَمَا كُنتَ لَدَيْهِمْ إِذْ يَخْتَصِمُونَ ( 44 )
Бу Мәрьям кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий белән белдерәбез. Мәсҗид Әкъса мөселманнары шибага өчен каләмнәрен суга салганда син алар арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан вакытларында да яннарында юк идең.
إِذْ قَالَتِ الْمَلَائِكَةُ يَا مَرْيَمُ إِنَّ اللَّهَ يُبَشِّرُكِ بِكَلِمَةٍ مِّنْهُ اسْمُهُ الْمَسِيحُ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ وَجِيهًا فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ وَمِنَ الْمُقَرَّبِينَ ( 45 )
Җәбраил әйтте: “Ий Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз, Аллаһуның “бар бул” дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйса (Мәрьям угълы) булыр, ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһуга якыннардан булыр.
وَيُكَلِّمُ النَّاسَ فِي الْمَهْدِ وَكَهْلًا وَمِنَ الصَّالِحِينَ ( 46 )
Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләште һәм ул изгеләрдән булды”.
قَالَتْ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي وَلَدٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِي بَشَرٌ ۖ قَالَ كَذَٰلِكِ اللَّهُ يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ ۚ إِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُن فَيَكُونُ ( 47 )
Мәрьям әйтте: “Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк”. Аллаһ әйтте: “Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне булдырырга теләсә фәкать “бул” дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр”.
وَيُعَلِّمُهُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَالتَّوْرَاةَ وَالْإِنجِيلَ ( 48 )
Аллаһ Гыйсага язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте.