وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ مَرْيَمَ إِذِ انتَبَذَتْ مِنْ أَهْلِهَا مَكَانًا شَرْقِيًّا ( 16 )
Ий Мухәммәд г-м, Коръәндә хәзрәт Мәрьям кыйссасын зекер ит! Менә ул Мәрьям, үзенең якыннарыннан аерылып өенең шәрыкъ тарафына чыкты юынмак өчен.
فَاتَّخَذَتْ مِن دُونِهِمْ حِجَابًا فَأَرْسَلْنَا إِلَيْهَا رُوحَنَا فَتَمَثَّلَ لَهَا بَشَرًا سَوِيًّا ( 17 )
Алар якын урында булу сәбәпле күрмәсеннәр өчен ул пәрдә корды, һәм җибәрдек Мәрьямгә Җәбраил фәрештәбезне, ул Мәрьямгә камил яшь егет сурәтендә күренде.
قَالَتْ إِنِّي أَعُوذُ بِالرَّحْمَٰنِ مِنكَ إِن كُنتَ تَقِيًّا ( 18 )
Мәрьям әйтте: “Мин синең шәреңнән Аллаһуга сыгынамын, әгәр син тәкъва мөэмин булсаң, миңа якын килмә.”
قَالَ إِنَّمَا أَنَا رَسُولُ رَبِّكِ لِأَهَبَ لَكِ غُلَامًا زَكِيًّا ( 19 )
Җәбраил әйтте: “Мин Раббыңның расүлемен, сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен килдем.”
قَالَتْ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي غُلَامٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِي بَشَرٌ وَلَمْ أَكُ بَغِيًّا ( 20 )
Мәрьям әйтте: “Минем ничек балам булсын? Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы да булмадым.”
قَالَ كَذَٰلِكِ قَالَ رَبُّكِ هُوَ عَلَيَّ هَيِّنٌ ۖ وَلِنَجْعَلَهُ آيَةً لِّلنَّاسِ وَرَحْمَةً مِّنَّا ۚ وَكَانَ أَمْرًا مَّقْضِيًّا ( 21 )
Җәбраил әйтте: “Ий Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтәдер: “Атасыз бала тудыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә ґәламәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар.
فَحَمَلَتْهُ فَانتَبَذَتْ بِهِ مَكَانًا قَصِيًّا ( 22 )
Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде, Мәрьям Гыйсага йөкле булды, һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте.
فَأَجَاءَهَا الْمَخَاضُ إِلَىٰ جِذْعِ النَّخْلَةِ قَالَتْ يَا لَيْتَنِي مِتُّ قَبْلَ هَٰذَا وَكُنتُ نَسْيًا مَّنسِيًّا ( 23 )
Бала табуның авырлыгы китерде ул Мәрьямне хөрмә агачының кәүсәсенә. Мәрьям әйтте: “Бу хәлне күрмәс борын үлгән булсам ни булыр иде һәм үлеп онытылып беткән булсам”.
فَنَادَاهَا مِن تَحْتِهَا أَلَّا تَحْزَنِي قَدْ جَعَلَ رَبُّكِ تَحْتَكِ سَرِيًّا ( 24 )
Мәрьямнең урыныннан түбән җирдән Җәбраил кычкырды: “Ий Мәрьям, кайгырма, тәхкыйк Раббың аяк астыңда чишмә кылды”.
وَهُزِّي إِلَيْكِ بِجِذْعِ النَّخْلَةِ تُسَاقِطْ عَلَيْكِ رُطَبًا جَنِيًّا ( 25 )
Йә Марьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, төшерер сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен.
فَكُلِي وَاشْرَبِي وَقَرِّي عَيْنًا ۖ فَإِمَّا تَرَيِنَّ مِنَ الْبَشَرِ أَحَدًا فَقُولِي إِنِّي نَذَرْتُ لِلرَّحْمَٰنِ صَوْمًا فَلَنْ أُكَلِّمَ الْيَوْمَ إِنسِيًّا ( 26 )
Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эчкел, ул угълың Гыйса белән күзең карарланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кешене балаңнан ягъни балаң хакында синнән сорар күрсәң, әйт: “Мин Аллаһ ризасы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим”.
فَأَتَتْ بِهِ قَوْمَهَا تَحْمِلُهُ ۖ قَالُوا يَا مَرْيَمُ لَقَدْ جِئْتِ شَيْئًا فَرِيًّا ( 27 )
Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: “Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең”.
يَا أُخْتَ هَارُونَ مَا كَانَ أَبُوكِ امْرَأَ سَوْءٍ وَمَا كَانَتْ أُمُّكِ بَغِيًّا ( 28 )
Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде.
فَأَشَارَتْ إِلَيْهِ ۖ قَالُوا كَيْفَ نُكَلِّمُ مَن كَانَ فِي الْمَهْدِ صَبِيًّا ( 29 )
Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: “Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?”
قَالَ إِنِّي عَبْدُ اللَّهِ آتَانِيَ الْكِتَابَ وَجَعَلَنِي نَبِيًّا ( 30 )
Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: “Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте.”
وَجَعَلَنِي مُبَارَكًا أَيْنَ مَا كُنتُ وَأَوْصَانِي بِالصَّلَاةِ وَالزَّكَاةِ مَا دُمْتُ حَيًّا ( 31 )
Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк – файдалы итте, вә миңа намаз укырга әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда.
وَبَرًّا بِوَالِدَتِي وَلَمْ يَجْعَلْنِي جَبَّارًا شَقِيًّا ( 32 )
Янә анама изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады.
وَالسَّلَامُ عَلَيَّ يَوْمَ وُلِدتُّ وَيَوْمَ أَمُوتُ وَيَوْمَ أُبْعَثُ حَيًّا ( 33 )
Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа сәламдер”.
ذَٰلِكَ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ ۚ قَوْلَ الْحَقِّ الَّذِي فِيهِ يَمْتَرُونَ ( 34 )
Ошбу сүзләрне сөйләүче кеше Мәрьям угълы Гыйсадыр, насара ихтыйлаф итә торган сүзләр арасыннан хак сүзләрне сөйләде.
مَا كَانَ لِلَّهِ أَن يَتَّخِذَ مِن وَلَدٍ ۖ سُبْحَانَهُ ۚ إِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُن فَيَكُونُ ( 35 )
Бала тудырмак Аллаһуга лаек булмады, Ул бала тудыру кимчелегеннән пакь! Әгәр бер нәрсәне булдырырга теләсә, ул нәрсәгә фәкать: Бул, дип әйтер, ул нәрсә шундук булыр.